5 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
«Без көмеш су эчәбез», – диләр урманайлылар
Урманай җирлеге башлыгы Илгиз Шакирҗанов база мәктәбе коллективы белән даими очрашып тора Җирлек Урманай һәм 1 Май авылларын берләштерә. Алардагы 300 хуҗалыкта 900 кеше яши. ТӨП ПРОБЛЕМА ЧИШЕЛГӘН Авыл халкы өчен сыйфатлы эчәр су мәсьәләсе соңгы елларда бездә генә түгел, республика, ил күләмендә дә иң җитди проблемаларның берсенә әверелеп килә....
-
Марсель Шәйдуллин бүләкләре
Чыршы бәйрәмендә Яңа ел адыннан район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин районның коррекция мәктәпләрендә, картлар һәм инвалидлар йортында булды, сәләтле балалар - Президент чыршысында катнашучылар белән очрашты. "Хыялларыгыз тормышка ашсын! Яхшы укуыгыз белән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны куандырыгыз, ә без, үз чиратыбызда, сезнең һәр башлангычка ярдәм итәргә әзер", - дип, Марсель Шәйдуллин...
-
Төкле аягың белән, Яңа ел!
Һәр елдагыча, 31 декабрьдә шәһәребезнең Татарстан мәйданында Яңа елны каршылау бәйрәме узды. Чыршы янына халык күп җыйналган иде. Әкият геройлары олысы-кечесенең күңелен күреп, төрле кызыклы уеннар оештырды. Азнакайлылар бу кичне район артистларына кушылып җырладылар, биеделәр. Әлбәттә, Яңа ел бәйрәме Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка буламени! Бәйрәм белән азнакайлыларны, кунакларны...
-
Талантлар илендә
Яр Чаллы шәһәрендә "Талантлар планетасы" балалар һәм үсмерләр иҗатын яклау фонды тарафыннан оештырылган бәйгедә Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларының яшь талантлары катнашты. Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең сәхнә осталыгы белән бигрәк тә аерылып торды. Конкурсның "Инструменталь башкару" номинациясендә "Шатлык" дуэты (Айгөл, Карина), Ләйсән Ханнанова, Рэнат Тимиров, Газинур Равилов, Ринат Ибраһимов...
-
Игелек яхшылык булып кайтыр
Хәйрия концертында Декабрь ахырында Мәдәният йортында "Ятим балаларга Яңа ел бүләк итик!" дигән хәйрия концерты булды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге концертны үткәрү тәкъдиме белән мәдәният идарәсенә халык мөрәҗәгать иткән. Җыелган акчаны Мөслим районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр приютына, ятим балаларга бирергә уйлаганнар. "Без ярдәм итәрлек балалар...
-
Хокук саклауга багышланган гомер
Фәймә Шәйдуллинаның бөтен хезмәт юлы хокук саклау органнары белән бәйле. Бөгелмә шәһәре кызы бу якларга килен булып төшә һәм Азнакай эчке эшләр бүлегенә эшкә керә. 1975 нче еллар була ул. 1981 нче елда Азнакай район һәм шәһәр прокуратурасына күчә һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр канцелярия мөдире булып эшли. 31 ел...
-
Кечкенә дә, төш кенә
1722 елның 12 гыйнварында Россия империясе императоры Петр I указы нигезендө Сенат алдында генерал-прокурор посты булдырыла һәм россия прокуратурасы институты оеша. РФ прокуратурасының өч гасырга якын тарихы булса, Азнакай районы прокуратурасы тарихы 1931 елдан башлана. Ул район оешу белән бәйле. Аннан соң 80 ел вакыт узган. Үз юбилеен Азнакай шәһәр...
-
Торак шартларыңны яхшыртасың килсә
Татарстан Республикасындагы "Социаль ипотека" максатчан дәүләт программасы нигезендә республика гражданнары ташламалы шартларда торак ала алалар. Социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның исәпкә басу өчен гаризалары яшәү урыннары буенча җирле үзидарә органнарында кабул ителә. Социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшыртуга исәпкә басу өчен мохтаҗ гаилә яшәү яки эш...
-
Игелек җирдә ятмый
Безнең оешма көтмәгәндә ябылып куйды, озак вакытлар хезмәт хакын ала алмый йөрдек. Шулай итеп эшсез дә, акчасыз да калдык. Дөреслек эзләп прокуратурага киттем. Монда мине шулкадәр әйбәт каршыларлар дип уйламаган да идем. Прокуратура хезмәткәре Илнур Сәитов эшкә дә кереште. Санаулы көннәр эчендә барсын да хәл иттеләр. Шул кадәр ярдәмчел, игелекле...
-
Укытучыларга ярдәмгә мастер-класс
Азнакай 2 нче урта мәктәбендә яшь педагоглар, мәктәпләрнең методик берләшмә җитәкчеләре өчен "Сәләтле балалар белән эшне оештыру: белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юл" дигән темага семинар узды. Анда катнашучылар укучылары муниципаль һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннарга ирешкән укытучыларның дәресләрендә булдылар, остаханәләрдә тәҗрибә уртаклаштылар. Мәктәп директоры Гадилә Һадиуллина сәләтле...
-
Олимпиадада катнашучылар елдан-ел арта
Район мәктәпләрендә Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Быел укучыларның активлыгы сизелә. Мәсәлән, инглиз теле буенча олимпиадада 77 укучы катнашты, ә узган ел 45 кенә иде. Математика буенча да узган ел 94 укучы белемен сынаса, быел - 160. Мондый аермалык барлык фәннәр буенча да күзәтелә. Иң күп призлы урыннарны күп еллар...
-
«Кыш бабай» кубогына
Боз сараенда алкалы хоккей буенча ярышлар узды. 2004 елгы малайлар арасында барган ярышта Азнакай, Лениногорск, Алабуга һәм Зәй шәһәрләре командалары катнашты. Безнең Азнакай командасы (тренер Артур Абиев) - икенче урынга чыкты. Мурат Галиев - иң яхшы бомбардир, ә Камил Мортазин иң яхшы һөҗүмче булып танылды. Котлыйбыз!
-
Бозда шуып, ял итик
«Лидер» балалар һәм яшүсмерләр стадионы (Ишкәев исемендәге ял паркы) катогы үзенә тартып тора. Шәһәр администрациясе ярдәме белән соңгы көннәрдә ул тагы да төзекләнде, матурланды. Азнакайлылар һәм килгән кунаклар ял һәм бәйрәм көннәрен саф һавада музыка астында тимераякларда шуып уздыра алалар. Биредә шулай ук кайнар чәй белән сыйланырга да мөмкин.
-
Безнекеләр сынатмый
Спортчыларыбызның төрле ярышларда призлы урыннарга ия булуы куанычлы күренеш. Казан шәһәрендә «Республика» лигасы буенча бадминтон турниры финал ярышлары узды. Көньяк-Көнчыгыш лигасына караган безнең команда (тренерлары А. Әхтәмов һәм Р. Сафин) финалга чыкты. Яр-Чаллы шәһәрендә узган йөзү ярышларында Эльвира Хәсәнова (тренерлары З.Галаганова, Э.Куртаметова) бронза медальгә ия булды.
-
Автоузышка чакырабыз!
8 гыйнвар көнне "Юбилейный" стадионында картинг буенча республика ачык кышкы узышлар үткәрелә. Азнакайда спортның бу төре бик популяр, ел да кышкы һәм җәйге автоузышларга күпсанлы җанатарлар җыела. Бездә үтүче ярышларга Әлмәт, Лениногорск, Уфа, Октябрьский, Чиләбе, Баулы, Ютазы, Сарман, Мөслим, Башкортстанның Туймазы районы һәм Оренбург өлкәсе спортчылары да катнашу теләген белдерде....